Туган көн һәм тел! Танбатыр
мая 06

 ТАТАРЧА СӨЙЛӘШТЕРҮ «ӨМӘСЕ»  

(”Татарстан яшьләре”)  
Казан. Фәләненче ел. Татар теле, ниһаять, чын дәүләт теле була. Шәһәрдә русча сөйләшүчене очрату авыр. Татар элмә такталарында бер генә хата да юк. Дәүләт Советында бар законнар да татарча кабул ителә. Бер-ике депутат принципиаль рәвештә русча чыгыш ясый. Калганнары аларны наушник киеп тыңлый. Бер оешмада бер әбине “гаризаң русча язылган” дип сүгеп кайтарганнар. Авылдан килгән студентлар үз телләреннән оялып, шәһәрдә татарча сөйләшә башлыйлар. Җыелган кешеләр арасында бер генә татар кешесе булса, бөтенесе татарчага күчә. Тукталыш исемнәре ике телдә язылган: “Чишмәле тукталышы – Астанофка Чишмәле”. Рус газеталары татар матбугатыннан күчереп бастыра, татар җырларын русчага тәрҗемә итеп җырлыйлар. Татарстан Президенты Мәскәү юбилеена баргач, русча сөйләшеп күрсәтеп, бөтен кешене шаккаттыра...
Башка илгә эләккән кебек булдыгызмы? Татар телен мондый үрләргә күтәрү ай-һай. Әмма аны күпмедер дәрәҗәдә дәүләт теле итү, көнкүреш тормышка кертү, яшьләргә туган телгә мәхәббәт иңдерү – тормышка ашырмаслык хыял түгел. “Үзебез” яңа буын хәрәкәте шушы максатлар белән күптәннән янып йөри.
26 апрельдә Казанда бик күп мәдәни чаралар уздырылды. Бауман урамындагы “Мин татарча сөйләшәм” акциясе аеруча игътибарга лаек. Дөресрәге, әлеге акция ике атна буе барды һәм Тукай туган көнендә тәмамланды. Әлеге чараны үткәрүчеләр һәм ярдәм күрсәтүчеләр арасында бик күп дәүләт органнары санап кителгән. Чынлыкта бу “Үзебез”некеләр проекты. Гадәттә, мондый хәрәкәт, фирка, оешмаларның эшләре нотык сөйләүдән һәм резолюция кабул итүдән ары китми. “Үзебез”некеләр исә җиң сызганып эшли, халыкка чыга, татар теле, татар милләте дигәндә алар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә кайсы җиргә килеп җитәргә әзер. Төчеләнеп, мәдхия уку дип кабул итмәгез. Күрмәсәм, сөйләмәс идем.
Атна буе Казанда уздырылганМин татарча сөйләшәм акциясенең күп чараларында катнашырга туры килде. Дөрес, бар тырышлыкны даҮзебез”некеләргә генә кайтарып калу дөрес булмас иде. Алар “өмә”не оештыручылар гына. “МТС”ны (бу кәрәзле элемтә рекламасы түгел, “Мин татарча сөйләшәм”нең аббревиатурасы) үткәрүдә быел Министрлар Кабинеты, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар конгрессы, “Идел” яшьләр үзәге дә финанс ярдәме күрсәткән. Шуңа күрә, башка еллардан аермалы буларак, быел әлеге акция бик зурдан кубып үткәрелде.
Хуш, дәүләт оешмалары ярдәм итәр инде ул. Дәүләт акчасы – безнең акча, ягъни салым түләүчеләр “сәдәкасы”. Ә менә шәхси кулларда булган коммерция оешмаларының “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә матди ярдәм күрсәтүе аеруча шатлыклы һәм хәтта бераз гаҗәпләндерерлек тә. Әйтик, “МЕГА” сәүдә үзәге үз акчасына түштамгалар, кечкенә сүзлекләр, стикерлар эшләткән, чараны уздыру өчен алып баручыларга һәм җырчылага, хәтта гонорарын түләгән. Татар телен пиарлау аларга нәрсәгә кирәк? Алар, гомумән, Татарстанга чит ил инвесторы буларак килгән кунак кына бит. Әллә бу татарга хәер ыргытумы? Юк! Аңлашыла ки, «МЕГА» кебек гипермаркет бер генә эшне дә уйламый башкармый. Димәк, ул бу акциядән ниндидер файда алырга өмет итә. Ә файда шул: “МЕГА” татар телендә сөйләшүче клиентураны күбрәк җәлеп итмәкче. Дөрес, татарча сөйләшүче сатып алучыга алар болай да кытлык кичерми. Күбесенчә авылдан килгән татарлар Вьетнам базарына яки гипермаркетка чаба бит. Болай булгач, кибет җитәкчелегенә татарча сөйләшә белүче хезмәткәрләрне яллау отышлырак. Бүген татар теленә булган ихтыяҗ менә кая барып тоташа. Элмә такталардагы хаталар өчен штраф түләттереп, халыкны мәҗбүриләп кенә татар теленә мәхәббәт тә, ихтыяҗлык та уятып булмый. Татар теле замана белән бергә атларга, нәкъ менә бүгенге шартларда, бүгенге мохиттә, бүгенге көнкүрештә кирәкле тел булырга тиеш. Шул вакытта гына аның киләчәге дә булачак.
Бу турыда мин “Яңа гасыр” каналыныңҮзебез” тапшыруында да әйттем. Шул ук тапшыруда яңгыраган бер егетнең фикере әле дә күңелгә тынгы бирми. “Ни өчен русча сөйлисең? Татарчага күч”, - дигәч, ул болай диде: “Мин татарчаны бик үк камил белмим”. Егет, син русчаны да бик үк камил белмисең, гафу ит. Кайсыбыз роддомда русча яки татарча сөйләшеп туган? Теге мәзәктәге сыман: “Шәкертләр, рус сүзләре кыстырып ни в коем случае сөйләшергә ярамый”, - дигән ди бер мулла. Бүген барыбыз да шул мулла хәлендә, беребез дә чип-чиста татарча сөйләшми. Саный китсәң, бу язмамда да әллә ни кадәр рус сүзе чүпләп була. Тик бакчаны чүп басты дип кенә бәрәңгене алмый калмыйбыз бит инде.
Мин татарча сөйләшәмакциясе теге телетапшырудагы кебек егетләр өчен оештырыла да инде. Әллә русларны татарчага өйрәтеп булыр дисезме? Башта үзебезнең маңкортларны өйрәтик. Акция кысаларында ап-ак футболка һәм бейсболка кигән яшь егет-кызлар Казан урамнарында, гипермаркетларда, халык күп йөрүче башка урыннарда русча-татарча сүзлекләр өләште. Бу дөньяда иң кечкенә русча-татарча сүзлек, чөнки бары тик 150 иң кирәкле сүздән генә тора: “мама-әни, яблоко-алма, привет-сәлам…” Тик ни өчендер алфавит “Б” хәрефеннән башлана. Әллә “А”лар типографиядә төшеп калган, әллә рус телендә “А”га башланган юньле сүз юк - аңламадым. Сүзлекнең артында “котырту” бар: “Если твой татарский словарный запас ограничен только словами “Ни белмеса”, “Айда” и “Ну хазер!”, то этот словарь для тебя! По Конституции Татарстана кандидат в Президенты республики обязан владеть двумя государственными языками: русским и татарским. Русский ты уже знаешь. Осталось дело за малым – и путь в президенты тебе открыт”. Ничек җәлеп итәсен белгәннәр, малай. Бу сүзлекне кулына тоткан һәр кеше бер мизгелгә генә булса да үзен булачак президент итеп хис иткәндер.
20 апрель, якшәмбе көн. «МЕГА» кырмыска оясын хәтерләтә. Ак футболка кигән волонтер «кырмыскалар» сүзлекләр, түштамгалар, стикерлар өләшеп йөри. «Оби»дан «Икеа»га кадәр кибет һәм бутик диварларында “Мин татарча сөйләшәм” дигән зур гына стикерлар ябыштырылган. Кешенең реакциясе төрлечә: “Афәрин, балалар, саваплы эш эшлисез” дип аркадан сөючеләре дә, “нахрен мне этот татарский!” дип борылып китүчеләре дә очрый.
Аннан алдыгы көннәрдәКольцосәүдә үзәге дә үз бәйрәмен оештырды. Волонтерларны ике атна дәвамында “Рамстор”, “Баскетхолл”, “Парк-Хаус”, “Бәхетле”дә күрергә мөмкин иде. “Колинз” шушы акциядән соң үзенең кибетчеләрен татарчага өйрәтә башлаган, ә “Рамстор” бөтен элмә такталарын тәрҗемә иткән. Менә ул акциянең реаль җимешләре!
Әле ул гынамы! Тукай туган көнендә “Мин татарча сөйләшәм”не Саратов, Екатеринбург, Омск та уздырган. Ә Ставрополь һәм Ижевсктагы татар мәктәпләре махсус конкурста катнашты. Бу конкурсның тәртибе болай: Казан, республика һәм регионнардагы мәктәпләр ел дәвамында үзләре “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция оештыралар да, фото- һәм видеохисапны “Үзебез”гә җибәрәләр. Быел шундый 60 эш каралган. Бу бик зур күрсәткеч! Җиңүчеләрне бүләкләү Бауманда булды. Бер генә мәктәп тә бүләксез кайтып китмәде. Кайберләре DVD-плеер, цифровой фотоаппарат кебек кыйммәтле бүләкләр эләктерделәр.
Матбугатта да реклама шактый булды. Тик кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары бушлай хезмәттәшлек итәргә атлыгып тормый ди. Әйтерсең, “Үзебез”некеләр татар теле пропагандалауны түгел, ә бәрәңге сату игъланын тәкъдим итә. Татар телендә сөйләшүче булмаса, үзләре үк аудиториясез калачак икәнлекләрен аңламый шул алар. Әлбәттә, массакүләм мәгълүмат чаралары арасында зур ярдәм күрсәткәннәре дә шактый. Аларның логотиплары акциянең төрле кәгазь-баннерларда балкыды. Тик кайберәүләрне